Логотип «Мәйдан» журналы

Паллиатив ярдәм турында законга төзәтмәләр кертелде

Россиялеләр өйләрендә паллиатив ярдәм ала алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. Биредә премьер-министр тарафыннан түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантиясе программасына ке...

Россиялеләр өйләрендә паллиатив ярдәм ала алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. Биредә премьер-министр тарафыннан түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантиясе программасына кертелгән төзәтмәләр күздә тотыла. Бу хакта Интрефакс хәбәр итә.
«Россия Федерациясендә беренче тапкыр медицина оешмаларында гына түгел, өйдә дә паллиатив ярдәм күрсәтеләчәк. Элегрәк безнең гражданнарга медицина ярдәме алуның мондый алымы мөмкин түгел иде», - диде ул Дмитрий Медведев вице-премьерлар белән үткәргән киңәшмәдә.
Голикова сүзләренә караганда, якын арада Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина җиһазлары исемлеген һәм аны пациентның өенә тапшыру тәртибен раслаячак, бу элегрәк бөтенләй тыелган иде.
Медведев раслаган төзәтмәләр нигезендә, паллиатив ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, теркәлү урынына карамастан, аны Россиянең теләсә кайсы субъектында ала алачак.
Профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризацияләүне хәзер көндез генә түгел, кичке сәгатьләрдә, шулай ук шимбә көннәрендә дә үтәргә мөмкин булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184569/

Комментарийлар