Реклама
Өстәмә акчалар кая китә?
Чаллы шәһәр советының депутат комиссияләрендә 2018 елның 1 гыйнварына казнадагы тотылмаган 260 млн сум акчаны бүлү мәсьәләсе каралды.Башкарма комитетның бу акчаны ничек бүлергә планлаштыруы хакында фи...
Чаллы шәһәр советының депутат комиссияләрендә 2018 елның 1 гыйнварына казнадагы тотылмаган 260 млн сум акчаны бүлү мәсьәләсе каралды.

Башкарма комитетның бу акчаны ничек бүлергә планлаштыруы хакында финанс идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Сәгыйдуллина сөйләде. Аның әйтүенчә, социаль- мәдәни объектларны ремонтлауга – 83 млн сум, 36,8 млн сумга “Колизей” күңел ачу бинасын сатып алу өчен, балигъ булмаган балаларны җәйге ялда эшкә уранштыру һәм ял иттерергә 12 млн сум. Моннан тыш, 5 млн сумга “Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча видеокамералар куярга, ТР хөкүмәте гранты алган табибаларга матди ярдәм өчен 1,4 млн сум биреләчәк. Шулай ук юл эшләренә, шәһәрне төзекләндерүгә өлеш чыгачак Бу саннар шәһәр советының чираттагы сессиясендә расланырга тиеш.

Комментарийлар