Логотип «Мәйдан» журналы

Орлыклар тиз шытсын, дисәгез...

Аларны махсус рәвештә алдан әзерләгез.— Безнең киңәшкә колак салсагыз, һичшиксез, уңышыгыз мул булыр, теплицада яисә түтәлдә үскән яшелчәләр авыруларга бирешмәс, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башк...

Аларны махсус рәвештә алдан әзерләгез.
pomidor-utyrtu
— Безнең киңәшкә колак салсагыз, һичшиксез, уңышыгыз мул булыр, теплицада яисә түтәлдә үскән яшелчәләр авыруларга бирешмәс, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова.
Кыяр, помидор, татлы борыч, ташкабак орлыкларын утыртыр алдыннан махсус рәвештә әзерләгез. Орлыкларны марганцовкалы суда, яки гумат+7, экстрасолом, гамаир, алирином, трихоцином кебек зарарсыз, әмма файдалы биологик препаратлар белән инструкциядә язылганча алдан эшкәртегез.
Орлыкларны йогышсызландыру өчен сыек алсу төстәге марганцовкалы суга яисә 10 процентлы водород перекисе эремәсенә 20 минут чамасы салып торырга мөмкин. Эремә белән орлыклар нисбәте 1:1 алына. Аннан соң орлыкларны чиста суда чайкатып, киптерергә генә кала.
 
Фото: zelenj.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Orliklar-tiz-shitsin-dis-gez-173529/

Комментарийлар