Орлык суганын шулай саклагыз!
Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр...
Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.
Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр ул кибә. Шуңа аларны көздән утыртып калдыралар.
Суганны тартмага яки чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер савытка 25 сантиметрдан биегрәк итеп суган салмагыз. Суганны өйдә +16...+18 градуста караңгы салкынча урында сакларга кирәк. Дымлылык 50-70 процент булырга тиеш. Айга бер тикшерергә, бозылганнарын алырга онытмагыз.
Суган орлыгын кыш азагында сатып алсагыз, утыртканчы +18 градуста тотарга тырышыгыз. Аннан бер тапкыр 8 сәгать дәвамында +40 градуска кадәр җылытыгыз. Болай эшләгәндә суган чәчәк атмый.

Фото: vk.com
Комментарийлар