Логотип «Мәйдан» журналы

Орлык суганын шулай саклагыз!

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.  Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кад...

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.  Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр ул кибә. Шуңа аларны көздән утыртып калдыралар.orlyk-sugan
Суганны тартмага яки чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер савытка 25 сантиметрдан биегрәк итеп суган салмагыз. Суганны өйдә +16...+18 градуста караңгы салкынча урында сакларга кирәк. Дымлылык 50-70 процент булырга тиеш. Айга бер тикшерергә, бозылганнарын алырга онытмагыз.
Суган орлыгын кыш азагында сатып алсагыз, утыртканчы +18 градуста тотарга тырышыгыз. Аннан бер тапкыр 8 сәгать дәвамында +40 градуска кадәр җылытыгыз. Болай эшләгәндә суган чәчәк атмый.
 
Фото:myogorodik.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Orlik-suganin-shulay-saklagiz-491303/

Комментарийлар