Логотип «Мәйдан» журналы

Өрәңге яфрагы җыерчыкларны бетерә

Яшь барган саен тире үзенең эластиклыгын югалта. Тәндәге эластаз ферменты активлыгын үзгәртү сәбәпле, җыерчыклар барлыкка килә.Род-Айленд Университеты тикшеренүчеләре бу җыерчыклар белән көрәшү ысулын...

Яшь барган саен тире үзенең эластиклыгын югалта. Тәндәге эластаз ферменты активлыгын үзгәртү сәбәпле, җыерчыклар барлыкка килә.
Род-Айленд Университеты тикшеренүчеләре бу җыерчыклар белән көрәшү ысулын тапкан һәм моның өчен алар өрәңге яфракларын кулланган. Кызыл өрәңге яфракларыннан ясалган экстрактта эластазның активлыгын туктатучы матдә барлыгы ачыкланган. Әлеге ферментның тәэсирен киметеп, эластаза тиредәге эластинны җимерүдән туктый, бу, үз чиратында, җыерчыклар барлыкка килүне бетерә.
Галимнәр үзләре уйлап тапкан кушылманы башта компьютер модельләрендә, аннан соң күзәнәкләрдә тикшереп караган. Нәтиҗәдә, бу кушылманың җыерчыкларга гына түгел, ялкынсынуга каршы тору сәләтенә ия икәне ачыкланган. Шулай ук аның пигмент тапларны да бетерә алуын күргәннәр.
 
Фото: https://pixabay.com
Чыганак: https://med.vesti.ru
 

Комментарийлар