Логотип «Мәйдан» журналы

Оренбург өлкәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергның вакытыннан алда вазифасыннан китүен кабул итте. Аның урынына төбәк җитәкчесе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Денис...

Россия Президенты Владимир Путин Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергның вакытыннан алда вазифасыннан китүен кабул итте. Аның урынына төбәк җитәкчесе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Денис Паслер билгеләнде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
Кремль сайтындагы мәгълүмат буенча, бүген Путин Паслер белән очрашкан. Президент Денис Паслерны Оренбург өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләвен игълан иткән.
Президент Указында Юрий Берг үз теләге белән вакытыннан алда эштән китә диелгән. Денис Паслер Оренбург өлкәсе губернаторы вазифасын 21 марттан башлап башкарачак.

  • Денис Паслер "Т-Плюс" ГАҖ - Россиядә иң зур шәхси компанияләрнең берсендә идарә рәисе. Оешма электроэнергетика һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшли.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/21/183019/

Комментарийлар