Логотип «Мәйдан» журналы

Оренбург артистлары Казанга килергә җыена

М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры Татарстанга килергә җыена. Аларның гастроль көннәре 4-9 апрельдә Г.Камал исемендәге театрда узачак.Гастроль афишасында театр репертуарындагы Росс...


М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры Татарстанга килергә җыена. Аларның гастроль көннәре 4-9 апрельдә Г.Камал исемендәге театрда узачак.



29d939c52be942e9d64bb404e5a56546_L
Гастроль афишасында театр репертуарындагы Россиянең халык артисты, дәүләт бүләге лауреаты Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән спектакльләр тәкъдим ителә, дип хәбәр итә проект авторлары.
4 апрель, Ю. Поляков «ГӨМБӘ ПАТШАСЫ».
Спектакль 2015 елны «Смотрины» Халыкара заман рус драмасы фестивалендә катнашкан. Төп герой - бөтен мәсьәләләрне акча ярдәмендә чишәргә күнеккән, кешеләрне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга, алдарга гадәтләнгән адәм. Тик көннәрдән бер көнне барысы да үзгәрә: детективтагы сыман таныш түгел серле кеше, көтелмәгән шымчылык, шикләнү һәм буталчык хәлләр Михаил Свирельников тормышының астын-өскә китерә. Һәм әлеге хәлләрдән котылырга аңа ГӨМБӘ ПАТШАСЫ гына ярдәм итә ала!
5, 8 апрель, Л. Юхвид, М. Авах, В. Типот «КУРАЛЫКТА ҮТКӘН ТУЙ».
Әлеге театраль инсценировка берничә әсәр нигезендә эшләнгән, шуңа да ул бик үзенчәлекле килеп чыккан. Бу спектакль үзенең җиңеллеге, музыкальлеге, лирикасы, халыкчан юморы, кызыклы персонажлары белән тамашачылар күңелен шундук яулап алачак. Атаман Грициан Таврический барыгызны да үзенең туена чакыра!
6, 9 апрель, В.Шукшин «МӨЛАЕМ КЕШЕЛӘР».
Спектакль – драма театрларының Идел буе федераль төбәге фестивале лауреаты (2014 ел). «Микроскоп», «Үзебез генә», «Авыл халкы», «Намуссызлар», «Сивомга сәлам!», «Кияү бер машина утын урлаган», «Степка» хикәяләре буенча Рифкат Исрафилов инсценировкасы. Шукшин әсәрләре геройлары характер төрлелеге һәм каршылыклы хисләр кичерүчән булулары белән аерылып торалар, шуңа да аларның күп кенә кичерешләре башкалар өчен сәер тоела. Йөрәктәгене сүзләр белән ничек әйтеп бирергә, борчу-хәсрәтне ничек аңлатырга, бәхет-шатлыкны ничек җиткерергә!?.
7 апрель, М. Куни «АГАЙ-ЭНЕ».
Премьера! Комедия башваткыч вакыйгалардан тора. Анда “кара юмор” да, фарс та урын алган. Өч бертуган һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торалар. Тик аларның тугрылыклы дуслыклары бик күп көлкеле хәлләргә дә сәбәп була...

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар