Логотип «Мәйдан» журналы

Ординатурада уку хезмәт стажына керерме?

РИА Новости хәбәр итүенчә, Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты башлыгы Дмитрий Морозов ординатурада уку вакытын хезмәт стажына кертү мәсәләсен тикшерергә тәкъдим итә.Бүген комитет утыры...

РИА Новости хәбәр итүенчә, Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты башлыгы Дмитрий Морозов ординатурада уку вакытын хезмәт стажына кертү мәсәләсен тикшерергә тәкъдим итә.
Бүген комитет утырышы пенсия хакындагы закондагы үзгәрешләрне тикшерә. Утырыш барышында вузда укыган вакытны хезмәт стажына кертү мөмкин булу хакында мәсьәлә кузгатылган. “Монда сөйләшергә-тикшерергә җирлек бар. Чөнки ординатурада уку вакыты озая. Ул хәзер ике ел түгел, өч-дүрт ел”, – ди Морозов.
Ул Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың да студентларга эшләү мөмкинлеге булдыру идеясе белән чыгуын билгеләде. Югыйсә, дүрт ел өстәмә уку белән эш арасында сайлау булганда күпләрнең эшне сайлавы көн кебек ачык.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар