Опера җырчысы Артур Исламов яңа стильдә җырлый башлаган
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов үзен яңа өлкәдә сынап карарга булган. Артур Исламов, опера сәнгатендә иҗат итүенн...
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов үзен яңа өлкәдә сынап карарга булган.
Артур Исламов, опера сәнгатендә иҗат итүеннән тыш, халык җырларын башкарды һәм татарча рок-музыкасын башкаручы буларак танылды. Хәзер ул бәхетсез мәхәббәт турында да җырлар башкарырга тели. Яңа проектның беренче җыры -“Интекмә” - шушы темага багышланган.
“Бүгенге көндә яңа проектымның биш җыры әзер. Аларның стиле операдан да, поп-музыкадан да, роктан да үзгә, аны эксперименталь дип атарга була. Яңача иҗат итеп карау теләге күптән бар иде. Көйләре - үземнеке, аранжировкаларын да үзем ясадым. Сүзләре – иҗатташ дустым, шагыйрь Илназ Гәрәевнеке,” – ди Артур Исламов.
Артур яңа җырларын киләчәктә телевидение һәм радио аша тамашачыларга җиткерергә тели, дип хәбәр Татар-информ ИА.

Комментарийлар