Логотип «Мәйдан» журналы

Онкология белән биороботлар көрәшәчәк

Россиядә онкология авырулары белән көрәшү өчен биороботлар барлыкка киләчәк."Ростех" 2025 елга онкология авыруларын дәвалау өчен "санлы дарулар" җитештерә башлый. Бу хакта җәмгыятьнең башкарма директо...

Россиядә онкология авырулары белән көрәшү өчен биороботлар барлыкка киләчәк.
"Ростех" 2025 елга онкология авыруларын дәвалау өчен "санлы дарулар" җитештерә башлый. Бу хакта җәмгыятьнең башкарма директоры Олег Евтушенко белдерде.
Хәзерге вакытта "дару"га инвестицияләү өчен проект эшләнә. Аны гамәлгә ашыруда "Росэлектроника" компаниясе катнашачак. Бу компания молекуляр-күзәнәк тераностикасы һәм онкологиядә экспресс-диагностика системалары өчен бионанороботлар эшләү белән шөгыльләнә.
Корпорациянең мөһим юнәлешләренең берсе – онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшү өчен җиһазлар җитештерү. "Росэлектроника" уңышлары билгеләп үтелде. Бу онкологияне диагностикалау һәм дәвалауның яңа чаралары булачак.
Фото: bash.news сайтыннан
 
https://kiziltan.ru

Комментарийлар