Логотип «Мәйдан» журналы

Онищенко яңа ел каникулларын 2 гыйнварга хәтле кыскартырга тәкъдим итте

Россиядә үлүчеләр санын арттырмас өчен, яңа ел каникулларын кыскартырга кирәк. "Россия 1" телеканалы эфирында элекке баш санитар табиб, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко шулай дип белдерде. Фот...

Россиядә үлүчеләр санын арттырмас өчен, яңа ел каникулларын кыскартырга кирәк. "Россия 1" телеканалы эфирында элекке баш санитар табиб, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко шулай дип белдерде.
28b017e257ab2144cc3090555f775a94__1440x Фото: © L!FE/Владимир Суворов
Аның фикеренчә, эш атнасы 2 гыйнвардан башланырга тиеш.  Онищенко һәрвакыт совет заманы системасы яклы булды, ул вакытларда кешеләр 31 декабрь көн уртасында эштән кайтып китә, ә 1 гыйнварда ял итә иде.
— Гыйнвар - халык арасында үлхчеләр саны күп була торган ай, - ди ул.
Депутат сүзләренчә, Яңа елда булган фаҗигаләр спиртлы эчемлекләрне артык кулланудан барлыкка килгән авырулар, юл һәлакәтләре белән бәйле. Соңгысы күп вакыт исерек килеш рульгә утыру аркасында килеп чыга, дип аңлата ул.
 

Комментарийлар