Логотип «Мәйдан» журналы

Омск халкы мәчет төзүгә каршы чыккан

Омскидагы җәмәгатьчелек фикерен ачыклау максаты белән уздырылган очрашуда шәһәр халкы "Мега" сәүдә үзәге янында төзеләчәк мәчеткә каршы чыккан. Бу хакта "Новый Омск" сайты хәбәр итә.«Омскгражданпроект...

Омскидагы җәмәгатьчелек фикерен ачыклау максаты белән уздырылган очрашуда шәһәр халкы "Мега" сәүдә үзәге янында төзеләчәк мәчеткә каршы чыккан. Бу хакта "Новый Омск" сайты хәбәр итә.
7211
«Омскгражданпроект» Уралда иң зур булачак "Себер йөрәге" мәчете проектын тәкъдим иткән була. Әлеге мәчет 1600 кешегә исәпләнелгән. Манараларының биеклеге 36 метр. Проект буенча аны сәүдә үзәге каршында төзү планлаштырылган.
"Халык сәүдә үзәге янына дини объект төзүне хупламады", - дип хәбәр итә шәһәр мэрының матбугат үзәге.
Шул сәбәпле проект кире кагылган. «Омскгражданпроект» аны яңадан эшләргә тиеш булып чыга.
Омск шәһәрендә быел мәчет төзүгә каршы имза җыю да оештырылган. Барлыгы 2 меңнән артык имза җыелган.
"Бу мөселман шәһәре түгел, бу җир безнеке. Мәчеткә йөрүчеләр шәһәрне үзеңнеке итеп тою хисен киметәчәк. Бу урында мәчетнең барлыкка килүенә юл кую мөмкин түгел һәм мыскыл итә", - диелгән халык фикерен алу буенча үткәрелгән сораштыруда.
 

Комментарийлар