Логотип «Мәйдан» журналы

Омск татарлары ана теленең киләчәге хакында фикер алышырга чакыра

21 февраль көнне Омск татарлары "Ана теленең киләчәге" темасына фикер алышу оештырачак. Бу хакта җирле татарларның "Мәдәният" милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.21 февраль Дөньяда Ана теле көне буларак билг...

21 февраль көнне Омск татарлары "Ана теленең киләчәге" темасына фикер алышу оештырачак. Бу хакта җирле татарларның "Мәдәният" милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.



21 февраль Дөньяда Ана теле көне буларак билгеләп үтелә. ЮНЕСКО оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарында 6 меңләп тел югалу алдында тора. Россиядә исә 136 телгә югалу куркынычы яный.


Ана теленә битараф булмаганнарны җирле татар оешмалары "Квартал 5/1" китапханәсендә көтеп кала, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181068/

Комментарийлар