Логотип «Мәйдан» журналы

Омск өлкәсендә балалар һәм яшьләр өчен «ТатСАМР» тел өйрәнү лагере ачылды

4-8 ноябрьдә Омск өлкәсенең Большеречье районында "Алые паруса" мәдәни-ял үзәгендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "ТатCAMP" тел лагере узды. Анда уен формасында татар теле дәресләре дә үткәрелде....

4-8 ноябрьдә Омск өлкәсенең Большеречье районында "Алые паруса" мәдәни-ял үзәгендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "ТатCAMP" тел лагере узды. Анда уен формасында татар теле дәресләре дә үткәрелде. Бу турыда  Омски өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәрияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Омск өлкәсендә балалар һәм яшьләр өчен «ТатСАМР» тел өйрәнү лагере ачылды
Лагерь Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдыру максатларында 2025 елга кадәр Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе нигезендә үткәрелде.
Тел лагерына Омск шәһәреннән һәм районнарыннан 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге татар балалары җыелды.
Лагерь программасына татар телен өйрәнү дәресләре, традицион һөнәрчелек һәм сәнгать төрләре буенча мастер-класслар, лидерлык сыйфатлары һәм эчке потенциалы үсешенә тренинглар һәм уеннар, шулай ук татар мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар эшләү һәм яклау кергән иде.
Лагерь Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә эшләде.


Фото: kazanutlary.ru/

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196910/

Комментарийлар