Логотип «Мәйдан» журналы

Омь елгасы яр буе татар галиме исемен йөртәчәк

Омск шәһәрендәге Омь елгасы яр буена татар академигы Альберт Кәримов исеме бирелгән. Бу хакта Омск татарлар оешмасы хәбәр итә.Мәгълүмат тактасын ачу тантанасы узган атнада, 6 декабрь көнне узган.Яр бу...

Омск шәһәрендәге Омь елгасы яр буена татар академигы Альберт Кәримов исеме бирелгән. Бу хакта Омск татарлар оешмасы хәбәр итә.






Мәгълүмат тактасын ачу тантанасы узган атнада, 6 декабрь көнне узган.

Яр буена Альберт Кәримов исемен бирү инициативасы белән аның хатыны чыккан. Бу тәкъдимне Омск шәһәр Советы депутатлары хуплаган. Мәгълүмат тактасы авторы - архитектор Александр Бегун.

Омь елгасы яр буе академик яшәгән йорт каршында урнашкан. Мәгълүмат тактасы Лермонтов урамындагы Юбилей күперенә беркетелгән, диелә хәбәрдә.


  • Альберт Михайлович (Миннихан улы) Кәримов (1941-2015) - Совет һәм Россия архитекторы. РСФСРның атказанган архитекторы. 1975 елдан алып 2005 елга кадәр Омск каласының баш архитектор вазифасын башкара.



Фото:


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176827/

Комментарийлар