Логотип «Мәйдан» журналы

“Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа проект әзерләнгән

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа пилот пр...

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар.
f994bdce73974782849c048900677cd6
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа пилот проекты әзерләп, аны Татарстан хөкүмәтенә җибәргән.
Министрлыкның матбугат белән эшләү хезмәте хәбәр итүенчә, ул кабул ителгән очракта, үз-үзләрен карый алмаган пенсионерларны опекага алган гаиләләргә ай саен пособие түләү каралган. III группа инвалидлыгы булган яки инвалидлыгы булмаган әби-бабайны тәрбияләп торган өчен аена 4 мең сум, II группа инвалидка 6 мең сум, I группа  инвалидны караган өчен 8 мең сум акча түләнәчәк. Шунысы бар: опекун  хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Шулай ук торак шартлары яхшы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы да шарт. Проект нигезендә гаиләләрне җирле социаль хезмәтләр сайлап алачак һәм киләчәктә аларны контрольдә тотачак.
Кабул ителсә, пилот проекты киләсе ел башыннан эшли башлаячак.

Комментарийлар

Реклама