Логотип «Мәйдан» журналы

Олимпия чемпионы әтисе булу зур бәхет - Илназ Заһитов

"Олимпия чемпионы әтисе булу бик зур бәхет. Мин генә түгел, минем гаиләм дә бик бәхетле", - диде быел Пхенчханда узган Олимпия уеннарында "алтын" медаль яулаган спортчы Алинә Заһитованың әтисе Илназ....

"Олимпия чемпионы әтисе булу бик зур бәхет. Мин генә түгел, минем гаиләм дә бик бәхетле", - диде быел Пхенчханда узган Олимпия уеннарында "алтын" медаль яулаган спортчы Алинә Заһитованың әтисе Илназ.
ximgs-1519795620-jpg-pagespeed-ic-g5pcr8f5_i
Ул кичә "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруында катнашты.
Илназ Заһитов сүзләренчә, хәзер Алинә салкын тидереп, югары температура белән "ята".
Олимпия чемпионын ничек тәрбияләргә дигән сорауга Илназ Заһитов: "Баланы яратырга һәм аңа ышанырга кирәк. Берничә тапкыр без фигуралы шуудан китәргәме әллә, башка юнәлештә үзен сынап караргамы дип тә карадык. Хатынымның әнисе дә, мин дә шул фикердә идем. Әмма хатыным аңа ышанды. Хатыныма рәхмәт", - дип җавап бирде.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар