Логотип «Мәйдан» журналы

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова мөселман кызы булуы белән горурлана

Мәскәү Сабан туенда Алинә Заһитова сәхнәгә чыгып, татар милләтенең бик көчле булуын беркайчан истән чыгармаска кирәк диде.Фото: видеодан скриншот Быел Пхенчханда узган кышкы Олимпия уеннарында фи...

Мәскәү Сабан туенда Алинә Заһитова сәхнәгә чыгып, татар милләтенең бик көчле булуын беркайчан истән чыгармаска кирәк диде.
b16efbf58c5c9330c26517c26cc8aed2
Фото: видеодан скриншот
 
Быел Пхенчханда узган кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы булган Алинә Заһитова Мәскәү Сабан туена килгән. Сабан туенда Алинәне һәм аның тренеры Этери Тутберидзены Россия Мөселманнары медале белән бүләкләделәр.
"Коломенское" музей-тыюлыгында узган бәйрәмдә Алинә сәхнәгә чыгып, үзен дә чакырганга рәхмәтен, җанатарларына да җылы сүзләрен әйтте.
"Мин бу матур бәйрәмдә катнашуыма бик шат. Мин мөселман кызы булуым белән горурланам. Татар милләтенең бик көчле булуын беркайчан истән чыгармаска кирәк.
Олимпия уеннарында, бөтен карьерам дәвамында минем өчен җан атучыларга зур рәхмәт. Мин монда булуыма сөенәм. Минем барлык җиңүләремдә, барлык бүләкләремне яулауда Аллаһы Тәгалә, тренерларым, әлбәттә, әтием белән әнием ярдәм итте", - диде Алинә Заһитова.
Алинә чыгышын "Рәхмәт бик зур", дип татарча тәмамлады.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=uYuju1zj2sw[/embed]
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар