Логотип «Мәйдан» журналы

Олимпиаданың бишенче көнендә Россия - алтынчы

Фото: http://www.championat.com2016 елгы җәйге Олимпиаданың бишенче көнендә Россия спортчылары берәр алтын, көмеш һәм бронза медаль алды.Финал ярышларында рапирачы Инна Дериглазова алтын медаль алды....

inna-deriglazova_1470871841171950836 Фото: http://www.championat.com
2016 елгы җәйге Олимпиаданың бишенче көнендә Россия спортчылары берәр алтын, көмеш һәм бронза медаль алды.

Финал ярышларында рапирачы Инна Дериглазова алтын медаль алды. Төп вакытта көндәшләрнең берсе дә таләп ителгән 15 очконы җыя алмады. Вакыт 12:11 исәбе белән россияле файдасына тәмамланды.
Россия җыелма командасына көмеш медальне велоузышчы Ольга Забелинская өстәде.
Йөзүче Антон Чупков 200 метрга брасс стилендә йөзү буенча ир-атлар арасында өченче килеп, бронза призеры булды.
Хәзерге вакытта Россия җыелма командасында 15 медаль - 4 алтын, 7 көмеш һәм 4 бронза. Команда әлеге күрсәткеч белән гомуми зачетта алтынчы урында тора.
Медаль зачетында АКШ җыелма командасы лидер - 11 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза медаль. Икенче урында Кытай (10, 5, 8), өченче – Япония (6, 1, 11).
Гомуми медальләр саны буенча шулай ук АКШ беренче - 32, икенче урында - Кытай (23), өченче - Япония (18). Россия 15 медаль белән дүртенче урынны били.

"Интерфакс" мәгълүматлары.

Комментарийлар