Логотип «Мәйдан» журналы

Октябрь башында Татарстанда +19 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Киләсе өч көн, 28, 29 һәм 30 сентябрьдә Татарстанда салкын һава торышы саклана. Әмма инде 1 һәм 2 октябрьдә республикага җылы, көчле җил һәм яңгырлар киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм...

Киләсе өч көн, 28, 29 һәм 30 сентябрьдә Татарстанда салкын һава торышы саклана. Әмма инде 1 һәм 2 октябрьдә республикага җылы, көчле җил һәм яңгырлар киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Октябрь башында Татарстанда +19 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Шимбә көнне, 28 сентябрьдә, республика буенча урыны белән яңгыр һәм кар рәвешендәге явым-төшемнәр булачак. Төнлә һава температурасы +3..-1градус булыр дип фаразлана. Көндез +3..+8 градус градус көтелә.
Якшәмбе, 29 сентябрьдә, төнлә һава температурасы +1..-4 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары +5..+10 градуска кадәр күтәреләчәк.
Дүшәмбе көнне, 30 сентябрьдә, төнге температура 0..+5 градус булачак, көндез һава +8 ..+13 градуска кадәр җылыначак.
1нче һәм 2нче октябрьдә аязучан болытлы һава, вакыты белән яңгыр, көньяк-көнбатыштан җил көтелә. Төнлә +4..+9 градус, көнбатышта урыны белән +12 градуска кадәр булачак. 1 октябрьдә көндез +10..+15 градус, 2 октябрьдә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194373/

Комментарийлар