Логотип «Мәйдан» журналы

Өченче халыкара “Ты супер!” балалар вокал конкурсына сайлап алулар башланды

Халыкара “Ты супер!” вокал конкурсы өченче тапкыр катнашырга теләк белдерүче балаларны үз кочагына җыя. Әлеге проектта җыр-моңга сәләте булган һәм теге яки авыр ситуацияләрдә калып балалар йортлары, м...

Халыкара “Ты супер!” вокал конкурсы өченче тапкыр катнашырга теләк белдерүче балаларны үз кочагына җыя.
Әлеге проектта җыр-моңга сәләте булган һәм теге яки авыр ситуацияләрдә калып балалар йортлары, мәктәп-интернатларда яки опекун белән яшәргә мәҗбүр булган балалар катнаша ала.
Сайлап алу турының принциплары элеккегечә калачак: Рәсәйдә яки БДБ илләрендә яшәгән, 7-18 яшьлек балалар чакырыла. Башта дистанцион этапны үтәсең, аннары Мәскәүдә узачак конкурска киләсең.
“Ты супер!” вокал конкурсында катнашу өчен 2018нче елның 20нче ноябренә кадәр гариза калдыру кирәк. Барлык тулы мәгълүматны www.ntv.ru сылтамасы аша табарга була.
 
http://yalkyn.com/

Комментарийлар