Логотип «Мәйдан» журналы

Оча торган автомобильләр сатуга чыга

Словакиянең Aeromobil компаниясе 2017 елда оча торган автомобильләр җитештерә башлаячак.Озынлыгы 6 метрлы автомобильләр җирдә сәгатенә 160 чакрым тизлек белән җилдерә алса, күктә тизлеге 200 чакрымга...

Словакиянең Aeromobil компаниясе 2017 елда оча торган автомобильләр җитештерә башлаячак.
QmCwde3pW8k
Озынлыгы 6 метрлы автомобильләр җирдә сәгатенә 160 чакрым тизлек белән җилдерә алса, күктә тизлеге 200 чакрымга җитәчәк икән. Әлегә кайбер проблемаларны чишәргә кирәк, шуларның берсе – очып китү өчен автомобильгә 200 метр озынлыктагы полоса кирәк. Шуңа да ул урам уртасында күтәрелеп китә алмаячак. Димәк, махсус аэродром, яисә вертикаль старт алу технологиясен эшкә җигәргә кирәк була дигән сүз.
Икенче проблема – техниканың бәясе. Ул йөзләгән мең евро торачак, диелә. Димәк, сатып алучылары да күп булмаячак.

Комментарийлар