Нью-Йоркта татарлар "Көзге очрашу" кичәсе үткәрде
12 ноябрь Нью-Йоркта үткән кичәгә 80нән артык кеше җыелган. Максатыбыз – татар чараларына яшьләрне күбрәк җәлеп итү иде, дип белдерде Питтсбург шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов."60 проценты я...
12 ноябрь Нью-Йоркта үткән кичәгә 80нән артык кеше җыелган.
Максатыбыз – татар чараларына яшьләрне күбрәк җәлеп итү иде, дип белдерде Питтсбург шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов.
"60 проценты яшьләр иде. Күпчелек мондый кичәдә беренче тапкыр катнаша дип тә әйтергә була. Алар Татарстаннан, Башкортстаннан АКШка килеп укучы яшьләр, монда эшләүчеләр дә бар. Аларны "Көзге очрашу"га милли горурлык, үз милләтеңне сөю китерде. Аралашып, бер-береңә терәк булып тору – татарның электән килгән асылы", дип сөйли Илмир Әхмәтҗанов. Кичәне "Туган тел" җырын җырлап төгәлләгәннәр.
Аның сүзләренчә, "Көзге очрашу"га Нью-Йорктагы татарлар гына түгел, ә Кушма Штатларның башка төбәкләреннән дә килүчеләр булган. Һәркем булдыра алганча милли ризык әзерләгән. "Табында бәлеше дә, өчпочмагы да, чәкчәге дә һәм башка тәм-томнар бар иде", ди Әхмәтҗанов.

Комментарийлар