
Сабан культураларын чәчү мәйданы буенча Нурлат районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә 3907 гектар мәйданда чәчү эше башкарылган. Зәйдә – 3800, Азнакайда – 2850, Чистайда – 2800, Сарман районында – 2000 гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Тулаем алганда, республика буенча 20 238 (1,1 %) гектар мәйданда чәчү башкарылган инде. Быел яз иртә килде – узган ел бу вакытта 1030 гектар мәйданда гына чәчелгән булган.
Комментарийлар