Логотип «Мәйдан» журналы

Нурбəк Батулла тиле театр проектларын булдыру идеясе белəн чыкты

Бүген Казанның Корстон күңел ачу комплексында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышында хореограф Нурбəк Батулла кыю, тиле татар театры проектларын булдыру идеясе белəн чыкты. Фото...

Бүген Казанның Корстон күңел ачу комплексында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышында хореограф Нурбəк Батулла кыю, тиле татар театры проектларын булдыру идеясе белəн чыкты.
5201 Фото: архив/Рамил Гали
"Милли театр - татар дөньясының бер утравы булып тора. Безнең дөньякүлəм дəрəҗəгə чыгасыбыз килə. Артык җитди булырга ярамый, кыю булыйк, дуслар!" - ди Нурбəк Батулла.
Ул залда утырган халыкны урыннарыннан торгызып, күнекмəлəр ясатып та алды.
"Без - татар теле югалуының шаһитлəре. Телне саклауда тагын ниндидер зуррак максатлар кирəк. Театр белəн дə шулай. Безнең Камал театрыбыз бар. Андый татар театрлары гына түгел, безгə хəзер кыю, тиле театр проектлары кирəк", - диде Нурбəк Батулла.
1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 нән артык делегат катнаша. Форумда татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар