Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак
Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казанның барлык музейларына керү бушлай булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Әхмәтшина ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәс...
Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казанның барлык музейларына керү бушлай булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Әхмәтшина ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Фото: архив/Рамил Гали
«Казан» милли-мәдәни үзәге бәйрәм тарихына багышланган лекцияләр, презентацияләр һәм экскурсияләр оештыра. Муниципаль музейларда әдәби кичәләр һәм күргәзмәләр узачак. Шәһәрнең барлык музейларына да керү бушлай булачак», - диде ул.
Әхмәтшина Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанда 80гә якын чара оештырылачагын искәртте.
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үттеләр. Бәйрәм 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итүе хөрмәтенә гамәлгә куелган.
![РОССИЯ. КАЗАНЬ. 14.09.2018 (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) нац музей](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/10/0121-e1540807925138.jpg)

Комментарийлар