Логотип «Мәйдан» журналы

Ноябрь аеның сынамышлары

Ноябрь – көз белән кыш очрашкан ай.Борынгылар бу айның һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә. 1-е көнне суык икән, бер атнадан буран котырыр. Көн җы...



















4 ноябрь яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагы да җылытыр.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
11 ноябрь болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
15-е суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәздә бизәкләр хасил булса, язгысын яшеллек мул булыр.
20-ендә ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар ява. Бу көнне боз катса, димәк, башкача җылытмый.
25 ноябрдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
29 ноябрь көнне юеш - кар буранга.
30-ы кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмаска.









Комментарийлар