Логотип «Мәйдан» журналы

Новосибирскида “Татар егете-2019” исеменә лаек булучыны ачыклыйлар

17 февраль көнне Новосибирск каласында “Татар егете-2019” өлкәкүләм бәйге җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.Бәйгедә әти-әнисе (яисә әти-әнисенең берсе) татар...

17 февраль көнне Новосибирск каласында “Татар егете-2019” өлкәкүләм бәйге җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.


Бәйгедә әти-әнисе (яисә әти-әнисенең берсе) татар милләтеннән булган 15-25 яшьлек егетләр көчләрен сынарга хокуклы.


Татар халкының милли-мәдәни гореф-гадәтләрен яшьләргә җиткерү, ир-егетләнең ролен ныгыту максатыннан оештырыла торган конкурста өлкәнең һәр районыннан бер егет катнаша ала.


“Татар егете-2019” исеменә лаек булу өчен егетләр биш этапны узарга тиеш.


Катнашучыларга иң элек жюрига “Татар егете – татармын” темасына визит карточкасын күрсәтергә; “Тәне сауның – жаны сау!” спорт ярышында җиңәргә, “Серле сандык”, “Талантлы кеше — бөтен җирдә талантлы!” викториналарында барыннан да өстен чыгу кирәк.


Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар 8 февральгә кадәр кабул ителәчәк.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179731/

Комментарийлар