Логотип «Мәйдан» журналы

Нихао, дәү әти! (яки нигә безнең балалар туган телләренә караганда чит телне яхшырак белә?)

Беркөнне дәваханәгә күренергә дип авылдан әткәй килде. Залда телевизор карап утырган дүрт яшьлек улым аның каршысына очып чыкты һәм «нихао, дәү әти!» дип кочагына ташланды.– Әй, улыкаем, нихәл, дәү әт...

Беркөнне дәваханәгә күренергә дип авылдан әткәй килде. Залда телевизор карап утырган дүрт яшьлек улым аның каршысына очып чыкты һәм «нихао, дәү әти!» дип кочагына ташланды.
– Әй, улыкаем, нихәл, дәү әти, дип сорый бит әле, рәхмәт яугыры! – дип сөенде әткәй.
Тормыш иптәшем белән без генә бер-беребезгә карап, чак көлеп җибәрмичә, башны аска идек. 86 яшьлек дәүәтисе «нихәл?» дип аңлаганы улыбызның кытайча «ни хао» дип исәнләшүе иде шул...
Кич буе дәү әти белән онык бер-берсеннән аерылмады. Уртак темалары күп шул аларның. Дүрт яшьлек малайга дәү әтисенең бал кортлары тотуы, балны ничек суыртуы турында белү кызык. Ул нечкәбилләрнең кайдан нектар җыюы, кышын бал кортларының кая булулары белән кызыксына. Тик бу ике бик якын кешенең икесе ике телдә сөйләшә: дәү әтисе – татарча, оныгы – урысча. Ә мин, бу хәлгә оятымнан кызарына-бүртенә, тәрҗемәче кирәк була калса дип, ике арада торам. Ярый әле олы кызлар дәүәтиләре белән матур итеп татарча сөйләшә, югыйсә, алары да урысча эндәшсә, егылып үләсе генә калыр иде! Ә улыбызның нигә татарча сөйләшмәвен берничек тә аңлата алмыйбыз. Өйдә үзебез шулай ук татарча сөйләшәбез, балага да үз телебездә эндәшәбез. Әмма ул безгә шартлатып урысча җавап биреп тора. Югыйсә, теле дә матур итеп татарча ачылган иде, беренче сүзләре дә туган телебездә иде. Әллә бик иртә, яше тулып узу белән бакчага биреп, «урыслашып» китте, әллә шушы телевизор карап, үз телен оныта – аңламассың.
Беркөнне бакчадан кайтабыз, ишек төбенә җиткәч, гел урысча сөйләшкән балага:
– Җитте инде, хәзер урыс телеңне тышта калдыр, өйдә татарча сөйләшәбез, – дим. Бала тырыша-тырыша телен тарткаларга керешеп китмәсенме?!
– Юк, калдыра алмыйм, телем алынмый, нык беркетелгән, – ди бу.
«Урыс телеңне тышта калдыр» дигәнне ул шулай «турыга» аңлаган икән. Көлсәң көл, еласаң-ела...
Телевизор дигәннән, бер вакыт, авылдагы апаларга кунакка кайттык. Мәктәптә инглиз теле укыткан апам, әйдәле мин сине инглизчә санарга өйрәтәм дип, өч яшьлек улымның аң-белемен арттырмак булды. Шунда улыбыз, аны көтеп тә тормыйча, үзе санап күрсәтмәсенме?
– Бәй, әниең өйрәттеме ни? – дип, апабыз аптырап миңа карый. Чөнки минем инглизчә бөтен сүз запасымның «мазе» – «фазе» белән чикләнгәнен беләм. Безнең үзебезнең бу хәлгә хәйран калып торганны күреп укытучыбыз:
– Я, алайса, әйдә татарча санап күрсәт, әниең татарча өйрәтми калмагандыр? – дип дәвам итте. Шунда безне бөтенләй шаккатырып улыбыз: «Ә кытайча ярыймы?» – дип сорамасынмы?! Һәм шартлатып санап та китте: и, ар, сань, сы, у, лиу, ци, ба... ши.
– Кытай телен өйрәнергә бирдеңме ни баланы? – дип кенә сорый алды аптыравы йөзенә бәреп чыккан туганым.
– Кем бирсен, телевизордан өйрәнгән, – дип маңгайдан бәреп чыккан тирләрне сөрттек без әтисе белән.
Татарча саный белмәгән улыбызның кытайча санавы безнең үзебез өчен дә зур ачыш булды ул чак. Бу хәлгә бик оялдык. Безгә комачауламый гына телевизор алдында утыруына сөенәбез дә ул сөенүен... Бала бер вакыт безнең белән кытайчалап «ни хао!» дип исәнләшә үк башлады, кечкенә булса да, шактый гына сүзләрне кытайча әйтә, күренеп тора: аңа кызык, әлеге «мультик»ларны ул яратып карый. Шулай кызыксынып, бер көнне үзем дә бала белән бергә Кытай мультикларын карарга утырдым. Әлеге җансурәтләр өйрәтү ягыннан бик уңышлы икән: күңелле, ачык буяуларга бай, барысы да уен формасында аңлатыла. Кызыксынып, татарча мультфильмнарны да эзләргә тотындым. Хезмәттәшем миңа татарча җансурәтләрне кайдан карап булганын аңлатты, баксаң, интернет аша татарча мультфильмнар да карап була икән, алар бик күп, хәтта «Карлсон», «Смешариклар» да татар теленә тәрҗемә ителгән! Менә кытайлар кебек, кечкенәләрне татар теленә өйрәтүче тапшырулар да булса, бөтенләй шәп булачак!
Бу кытай теле белән булган хәлне елардай булып Казанда яшәүче ахирәтемә сөйләдем. Ул миңа тиз арада татар телендә балалар китаплары салды, ә бүләкнең иң кадерлесе – Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм шул шигырьләргә төшерелгән мультфильмнар дискы иде. Шигырьләр һәм мультфильмнар өч телдә – татарча, урысча, инглизчә. Әйтергә кирәк, ул балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бик кызыклы. Шундый җылы, төсләргә бай, сыйфатлы. Улыбыз һич ялыкмыйча, Тукай мультфильмнарын яратып карый, китабыннан ул аның озын-озын шигырьләрен ятлады. Шушы матур һәм бик кирәкле эшнең дәвамын күрәсе, балаларга Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Туфан Миңнуллин, башкорт язучыларының әсәрләрен дә күрсәтәсе килә. Шушы бер мисал да кечкенә чакта караган-ишеткән тапшырулар, җырларның балаларга ничек тәэсир итүен, күңелгә сеңеп калуын раслый. Инглиз теле бик кирәк тел, анысы, бәхәсләшмим, әмма шушындый ук нәтиҗә белән без балаларыбызга татар телләрендәге каналларны кабызыр идек һәм алар, инглиз, кытай теленнән алда үзебезнең туган телне өйрәнер иде. Миңа калса, бу уйланыр өчен тема.
Әлеге вакытта интернет дүрт яшьлек Белла Девяткинаның уңышларыннан шау килә. Кечкенә кыз русс, инглиз, испан, француз, гарәп, немец һәм кытай телендә иркен сөйләшә. Әнисе әйтүенчә, ул бала белән туганнан бирле ике телдә – урыс һәм инглиз телләрендә сөйләшкән, бер көн бары тик инглиз теленә, икенчесе рус теленә багышланган булган. Югыйсә, бала бутала башлый, ди ул. Кызның уңышларын күреп, әти-әнисе телләрне өстәгән, атнасына бер тапкыр, өч сәгать дәвамында кызчык аерым бер тел белән шөгыльләнә икән. Шулай итеп, нәни полиглот безгә бик кечкенә яшьтә дә берьюлы берничә телне белү мөмкин икәнен исбатлады. Бу уңайдан татар теле белән башкорт теле бутала, балага авыр, дип мәктәпләрдә балаларына татар теле өйрәнергә рөхсәт итмәгән, аларны туган тел дип, рус төркеменә яздырган әти-әниләр искә төшә. Сез урыс телен белмәгән урысны, инглиз телен белмәгән инглизне күз алдына китерәсезме? Ә нигә соң татар телен белмәгән татарлар үсә? Туган телен белмәгән кеше!? Мин бу юлларны бик ачынып язам, чөнки, әйтүемчә, үземнең төпчек татарча сөйләшми, һәм мин моны бер ни белән дә бәйли, аңлата алмыйм. Элек, олы кызлар бакчага йөргәндә, балалар бакчаларында татар төркемнәре бар иде, шуларның да ярдәме тигәндер, җәен озаклап авылда дәү әти белән дәү әни янында яшиләр иде, монсы да зур плюс булгандыр. Хәзер инде алар карт, баланы аларга кайтарып куеп булмый. Бу, әлбәттә, безнең файдага түгел. Әмма, иң яманы, бу хәл бер безнең гаиләгә генә хас күренеш түгел.
 

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА


Фото: vk.com

Комментарийлар