Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әнә шул хакта белдерә. Хәзерге вакытта булачак пенсиянең нигезе – эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәре. Пенсия фондына кертемнәр рәсми хезмәткә түләү фондыннан гына күчерелә. Хезмәт килешүе төземичә генә эшләгән, акчаны “конвертта” алган эшченең булачак пенсиясе өчен кертем күчерелми. Кешене килешү төземичә эшләткән эш бирүче үзенә бернинди җаваплылык та алмый. Хезмәт хакын тулысынча түләмәгән очракта судта да хезмәт эшчәнлеге турында дәлилләр дә китереп булмаячак. Нәтиҗәдә кеше хезмәте өчен түләүсез калачак.
2015 елның 1 гыйнварыннан булачак пенсиянең күләменә хезмәт хакы, стаж һәм иминият пенсиясе билгеләүгә мөрәҗәгать итү яше йогынты ясый. Хәзер пенсия билгеләгәндә беренче тапкыр пенсия баллы дип йөртелгән “шәхси пенсия коэффициенты” төшенчәсе кулланыла. 2024 елдан соң иминият пенсиясе билгеләтүгә хокук алу өчен 30дан ким булмаган пенсия баллы кирәк булачак. Әгәр эшче минималь хезмәт хакы күләмендә пенсия алып барса, калганын конвертта түләсәләр 30 баллны җыйнау өчен 30 ел кирәк булачак. Пенсиянең иминият өлеше дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган фондларга күчерелгән акчадан формалаша, эшкә рәсми урнашканда һәм “ак” хезмәт хакы алып барганда иминият стажы чоры 15 елдан ким булмаска тиеш. Хезмәт хакын өлешчә яки тулысынча конвертларда алучыга картлыгында ахыр чиктә бары тик социаль пенсия (5 ел соңрак) яки аз күләмдәге иминият пенсиясе белән генә яшәргә калачак.
Комментарийлар