Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди кирәк, шунысын ал

Киләчәктә машинаны автосалоннан номеры белән һәм ЮХИДИдә теркәлгән килеш үк сатып алу мөмкин булачак. Мондый үзгәрешләр турында закон якын араларда кабул ителә. Ул “Транспорт чараларын дәүләт теркәве...

Киләчәктә машинаны автосалоннан номеры белән һәм ЮХИДИдә теркәлгән килеш үк сатып алу мөмкин булачак.
Мондый үзгәрешләр турында закон якын араларда кабул ителә. Ул “Транспорт чараларын дәүләт теркәве турында” дип атала. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итте.
Атап әйткәндә, документта берничә яңалык турында сүз бара. Яңа автомашинаны теркәлгән һәм номерлы итеп сатып алу мөмкинлеге, тәү чиратта, автомобильчеләрнең вакытын экономияли, ЮХИДИгә барып йөрисе булмый. Бу мәшәкатьләрне автосалон үз өстенә ала. Әлбәттә, мондый хезмәт күрсәтү бушлай булмаячак. Әмма ЮХИДИ ыгы-зыгысын үз җилкәңдә татымас өчен күпме сорасалар, шулкадәр бирерсең. Яңа машинаны теркәү эшләрен махсус менеджерлар башкарачак.
Шулай ук, теркәү номерларындагы саннарны һәм хәрефләрне күңелеңә хуш килгәнен сайларга мөмкин булачак.
Мәсәлән, автосалон хезмәткәре дистанцион рәвештә ЮХИДИ белән элемтәгә чыга, яңа машина һәм аның булачак хуҗасы турындагы мәгълүматны бирә. Дәүләт инспекциясе тиешенчә теркәгәч, менеджер документны барып ала. Шуннан инде номерны “ясыйлар”. Ул исә минутлык эш. Номер ясау җиһазлары һәр автосалонда булачак.
Теркәү өчен түләргә кирәк булачак, дидек. Аның бәясен Монополиягә каршы федераль хезмәт билгели.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар