Логотип «Мәйдан» журналы

Николай Суржко торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кушты

Кар күп булу сәбәпле торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган б...

Кар күп булу сәбәпле торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко әйтте.
Николай Суржко торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кушты
“Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә һәм якын-тирә субъектларда югары кар катламы күзәтелә. Кар күп булу сәбәпле, юл хезмәтләренә көчәйтелгән эш режимына күчәргә һәм күпер астындагы суүткәргеч торбаларны чистартырга кирәк”, - диде ул.
Николай Суржко язгы ташуның кар эрүнең ничек баруына бәйле булачагын әйтте. “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, язгы ташу вакытында су басу куркынычы янаган участокларда кар чыгару эшен оештырырга кирәк”, - диде ул.
Фото: Елена Саляхова

Комментарийлар