Тимченко фонды ярдәмендә уртак төбәк программасы кысаларында тормышка ашырылган кабул итү кампаниясе ташламалы урыннарга абитуриентлар сайлауга юнәлдерелгән. Төп юнәлешләр: актерлык осталыгы, режиссер, продюсер һәм оператор осталыгы. Кабул ителүчеләр өчен төп шарт: шушы өлкәгә кагылышлы югары белем һәм театр-кино тармагындагы эш тәҗрибәсе.
Кабул итү комиссиясе үз эшен 25-26 апрельдә башкара. Тулырак академиянең сайты аша белергә була.
Комментарийлар