Логотип «Мәйдан» журналы

Ничек һәрвакыт матур булырга?

Тышкы кыяфәтеңне тәртиптә тотуның үз ысуллары бар. Даими рәвештә аларны кулланып торганда көзге алдында кәефегез бозылмас.1. Матурлык ул – сәламәтлек!Соклангыч тышкы кыяфәтнең төп сере – үзеңне яхшы т...

Тышкы кыяфәтеңне тәртиптә тотуның үз ысуллары бар. Даими рәвештә аларны кулланып торганда көзге алдында кәефегез бозылмас.5
1. Матурлык ул – сәламәтлек!


Соклангыч тышкы кыяфәтнең төп сере – үзеңне яхшы тою. Сәламәтлек - ул нигез, аннан башка яхшы күренү мөмкин түгел, яки бик чыгымлы. Шуңа күрә елына бер генә тапкыр булса да табиб-терапевт, гинеколог, эндокринологта тикшеренү узарга, тешләр торышын күзәтергә кирәк. Шулай ук тиредә, тешләр төсендә һәм хатын-кыз сәламәтлегендә тискәре чагылыш табучы зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк.


2. Активлык – мөһим факторларның берсе.


Иртәнге зарядка организмны кирәкле тонуска китерергә, матдәләр алмашын тизләтергә ярдәм итәчәк. Һәр иртә 10 минут булса да зарядка эшләү гәүдәне яхшы формада тоту өчен җитәрлек булачак.


3. Идеаль прическа.


Чәчтараш сәнгате - тышкы кыяфәтне матур күрсәтү өчен бик яхшы ысул. Яхшы остага мөрәҗәгать итеп, чәчегезне сыйфатлы кистерергә кирәк. Тәрбияләнгән чәчләр һәрвакытта да соклану уята. Ә койрыкка җыелган чәчләр хатын-кызны картайтып күрсәтә.
Бизәнү озак вакытны алмасын өчен гадәти көннәрдә пудра һәм тональ кремнар кулланырга мөмкин. Бу битегезне “караулы” күрсәтәчәк.


4. Бюджетыгыз никадәр “рөхсәт итсә”, шулкадәр кыйммәт, сыйфатлы киемнәр алыгыз. Арзан киемнәрнең бик тиз төсе чыга, алар киңәя, бөтәрләнә, ямьсез күренә. Киемнәр сатып алганда аларның бер-берсенә ничек туры киләчәге хакында да алдан уйлагыз.


5. Чисталык уңыш белән бер.


Иң кыйммәт киемнәр дә яхшы тәрбия таләп итә. Әгәр дә кием бөтәрләнгән, таплы булса, аны бернинди затлы этикетка да коткара алмаячак. Киемнәрне сак кына элгечкә эләргә, даими рәвештә химик тазартуга бирергә күнегегез.


6. Тырнакларга – аерым игътибар!


Хатын-кызның куллары – аның визит карточкасы. Үзен ихтирам иткән һәр гүзәл зат тырнак буяту өчен салонга барырга вакыт һәм акча табарга тиеш.


7. Күңел тынычлыгы.


Хатын-кызның күңелендә гармония яшәсә, ул аның йөзенә чыгачак. Тормышка уңай караш тәрбияләргә тырышыгыз.


8. Туклану – матурлык нигезе.


Сәламәтлек, үз-үзеңне тою, тышкы кыяфәт дөрес туклануга, витаминнар җитүгә нигезләнә. Шуңа күрә туклану мәсьәләсенә аерым һәм зур игътибар бүлегез.


9. Йоклыйбыз һәм чибәрләнәбез.


Моны һәркем белә, әмма үзенә кагыйдә итеп алучылар сирәк. Матур күренер өчен тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк.


Менә шулай! Бүгеннән үк план төзеп куегыз да шул план буенча яшәгез һәм матурланыгыз!



Фото: Айгөл Юлъякшина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Nichek--rvakit-matur-bulirga-496646/ сайтыннан.

Комментарийлар