Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен кеше юлга чыгып киткәч өйне җыештырырга ярамый?

Халык сынамышында нинди мәгънә бар?"Барып җиткәч хәбәр итәрсең. Өйне җыештырмый торам". Бу сүзләрне еш ишетәбез. Кемдер юлга чыгып киткәч, ни өчен өйне тәртипкә китерергә ярамый соң?Якыннарыгыз юлга ч...


Халык сынамышында нинди мәгънә бар?
yulga-chykkach-zhyeshtyryrga-yaramyj
"Барып җиткәч хәбәр итәрсең. Өйне җыештырмый торам". Бу сүзләрне еш ишетәбез. Кемдер юлга чыгып киткәч, ни өчен өйне тәртипкә китерергә ярамый соң?
Якыннарыгыз юлга чыгып киткәч, идәнне юарга, себерергә ашыкмагыз. Аның кайтыр юлы "юылыр". Ягъни, сез бу кешенең идәндәге эзләрен юкка чыгарырга мөмкинсез.
Өйне җыештырырга ярамый, дигән ышаныч та шуңа охшаш. Шул ук вакытта, ул барып җиткәч, өй эшләренә тотынырга ярый. Юлга әзерлек вакытында өйдәге кайбер әйберләр урыныннан күчә. Димәк, кеше анда үзенең энергиясен калдыра. Әгәр дә сез бу әйберләрне тизрәк еракка алып куясыз икән, юлчы бу урын белән энергиясен өзә. Ә каядыр барып җитмәгән булырга мөмкин, ягъни ул "югалып" кала.
Әлбәттә, бу ышанычларны беркем дә исбат итмәгән. Шулай да, сынамышлар еш кына тормышка аша бит.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова, "Кызыл таң"

Комментарийлар