Логотип «Мәйдан» журналы

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды хәйрия концертына чакыра

3 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ак барс” яшьләр үзәгендә “1+1” (“Бергә бер”) дип исемләнгән хәйрия концерты уздырачак.Әлеге чарада татар эстрадасы йолдызлары катнаша...

3 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ак барс” яшьләр үзәгендә “1+1” (“Бергә бер”) дип исемләнгән хәйрия концерты уздырачак.
Әлеге чарада татар эстрадасы йолдызлары катнашачак. Концерт программасында Рамил Закиров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, “Кыю кызлар”, Артур-Марат, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Камилла Әхмәтова һәм башка артистлар, автор-башкаручылар чыгыш ясаячак.
Чараның партнерлары – “Ак барс” яшьләр үзәге, “Илназ” шоу-студиясе, Кассир.ру сайты.
Хәйрия концертыннан җыелган акчалар “Зәкят” хәйрия фондына китәчәк һәм ул инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Билет бәясе 200-400 сум.
Башлана 18.30 сәгатьтә.
Белешмәләр өчен телефон: 8-919-637-36-51
img_20180319_wa0003

Комментарийлар