Логотип «Мәйдан» журналы

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе үз эшен 12 мартта кабат башлап җибәрә

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү ахырына якынлаша. Татарстан мөфтиятенең халык арасында зур популярлык казанган проекты — «Ислам. Беренче адымнар» мәктәб...

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү ахырына якынлаша. Татарстан мөфтиятенең халык арасында зур популярлык казанган проекты — «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе үз эшен 12 мартта кабат башлап җибәрә.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенге көндә дәресләргә 105 кеше язылган. Беренче — кереш дәрес 12 мартка билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Казан ш., Тукай ур., 38 й.) үтәчәк.
Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә җае булмаган дин кардәшләргә гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. «Ислам. Беренче адымнар» проекты — кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара.
Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 8.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Тукай ур., 40) үткәреләчәк. Барлыгы 7 дәрес үткәрү күздә тотыла: «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары).
Барлык дәресләр дә — бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар”да катнашучыларны бүләкләр дә көтә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/religion/11-03-2022/islam-berenche-adymnar-proektynda-katnashu-chen-garizalar-kabul-it-t-mamlana

Комментарийлар