Логотип «Мәйдан» журналы

“Нәүрүз” фестиваленә Грузия, Төркия, Германия һәм Норвегиядән продюсерлар килә

1-8 июньдә Казанда төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерлар чакырыла. Фестиваль тарихында беренче мәртә...

1-8 июньдә Казанда төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерлар чакырыла. Фестиваль тарихында беренче мәртәбә шоукейс үткәрелә. Продюсерлар фестиваль спектальләрен карарга килә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Нәүрүз” фестиваленә Грузия, Төркия, Германия һәм Норвегиядән продюсерлар килә
"Шоукейс форматы безнең өчен бик мөһим. Без танылган театр продюсерларының төрки телле илләрнең спектакльләренә игътибар итүен телибез. Бу күренеш халыкара театр фестивальләрендә гадәти практика булып тора һәм региональ театрларның үсешенә этәргеч бирә", – ди фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.
Румыния – «Иоан Славичи» Классик театры директоры Богдан Костя һәм Сату Мареда Төньяк театрның сәнгать җитәкчесе Овидиу Кайца. Грузия – Валериан Гуниа исемендәге Дәүләт профессиональ театры һәм Региональ театрларның Потийский халыкара театр фестивале директоры Тенгиз Хухия һәм Михаил Туманишвили исемендәге Халыкара сәнгать фестиваленең сәнгать җитәкчесе Кэти Долидзе.

Төркия – Истанбул театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Леман Йылмаз. Польша –  Варшавада Адам Мицкевич Институты хезмәткәре Агнешка Пиотровска. Германия – фестиваль продюсеры Рөстәм Әхмәтшин. Венгрия – Венгрия милли театрының халыкара программалары координаторы Андраш Козьма. Норвегия – Ибсен Интернешнл директоры Гри Вай, сәнгать җитәкчесе Ингер Буресунд,  проект менеджеры Фабрицио Массини.
“Нәүрүз” фестивале программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). Фестивальдә меңнән артык кеше катнаша.
XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече залларында, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрларында. Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйнала.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186221/

Комментарийлар