Нәни дусларыбызны "Мәйданчык" тарихы кызыксындыра
"Мәйдан" журналы редакциясе кичә Чаллы шәһәренең 5 нче мәктәбендә укучы, әдәбият сөюче нәни дусларын кабул итте.Укучылар редакция тормышы, журнал тарихы, башыннан алып ахырына кадәр саннарның эшләнеле...
"Мәйдан" журналы редакциясе кичә Чаллы шәһәренең 5 нче мәктәбендә укучы, әдәбият сөюче нәни дусларын кабул итте.

Укучылар редакция тормышы, журнал тарихы, башыннан алып ахырына кадәр саннарның эшләнелеше, верстка, сайт эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны аеруча "Мәйдан" журналының тәүге саны, үзләре яратып укый торган "Мәйданчык" кушымтасының ничек һәм кайчан чыга башлавы кызыксындырды.

Укучылар редакциядә күп яңалык, үзләренең сорауларына җавап һәм, әлбәттә, бүләккә "Мәйдан" журналы алып кайтып киттеләр. Безне яратып укучы нәни дусларыбыз тагын да арткандыр дип ышанып калабыз.

Комментарийлар