
1980 елларда хаттат, беренчеләрдән булып, татар сәнгатендә онытылып барган гарәби язу стилендә шәмаилләр эшләүне торгызып җибәрә. Үзе генә эшләп калмый, Татар Дәүләт гуманитар институтында, Россия ислам университетында шактый еллар әлеге юнәлештә дәресләр алып бара. Ул укыткан студентлар арасында бүгенге көндә хаттат булып китүчеләр дә шактый.
Рәссамның иҗаты саллы. Ул гарәби язуның төрле стильләрендә, почеркларында иркен эшли. Татар милли бизәген, аның колоритын бик нечкә тоемлый. Борынгы әдәбиятны өйрәнүче текстолог галим булуы да иҗатына зур йогынты ясый. Эшләре кәгазьгә, пыялага гына иңеп калмый, Нәҗип Нәккашның кулын ювелир эшләнмәләрдә дә, мәчетләр бизәлешендә дә, шәһәр урамнарында да, кабер ташларында да күрергә була.
«Тукайдан илһам алып» дип әйтүе дә нигезле рәссамның, чөнки ул, башкалардан аермалы буларак, эшләрендә Тукай иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Экспозициянең нигезен нәкъ менә Тукай шигырьләре кергән әсәрләр циклы алып тора. Күргәзмә 19 июльгә кадәр эшләячәк.
Комментарийлар