Логотип «Мәйдан» журналы

Нефть бетә?..

Россиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин. Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Россия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7...

Россиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин.
Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Россия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7 миллион баррель күләмендә чыгарачак та, аннары ул туктата алмаслык тизлектә кими башлаячак.
Ни кызганыч, Россия экспертлары да нәкъ шундый ук фикердә. “Компанияләрнең киләчәккә планнарына, нефть чыгарыла торган урыннарның халәтенә карагач, 2021 елларга нефть суырту иң югары дәрәҗәсенә күтәреләчәге, ә аннары кара алтынның нык кына кимиячәге күренә”, – ди RusEnergy ягулык-энергетика комплексы җитәкчеләренең берсе М.Крутихин. Аның сүзләренә караганда, нефть компанияләренең РФ Энергетика министрлыгына юллаган планнарыннан шул аңлашыла: 2035 елга Россиядә бүгенге еллык 540-550 миллион тонна урынына нибары 276 миллион тонна гына нефть чыгарачаклар. Шул рәвешле, тәүлегенә хәзерге кебек 11 миллионнан артык баррель суыртулар хыялда гына калып, нибары 6 миллион баррель белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.
Эксперт фикеренчә, моның төп сәбәбе – бүген нефть чыгарылып ятучы урыннарда запас бетеп килү, ә бу хәлдән чыгу юлы – нефтьнең яңа ятмаларын табып, тиз арада аларда эш башлап җибәрү.
“Менә узган ел 120 яңа урынны ачу турында рапорт бирделәр. Ә чынлыкта 54 урында гына ачылды һәм алары да нигездә шул иске урыннардагы элек читләтеп үтелгән почмаклар гына. Ә яңалары дигәннәре бик кечкенә җирләр. Соңгы ике елда ачылган яңа нефть ятмаларының уртача зурлыгы нибары 1,7 миллион тонна гына. Бу бик кечкенә”, – ди М.Крутихин.
“Калита-финанс” аналитигы Д.Голубовский да бу фикерләр белән килешә. “Өстәвенә, соңгы елларда Россиядә нефть тармагына бернинди капитал кертелми, яңа урыннар табу, аларны җиһазлау өчен кирәкле технологияләр булдырылмый. Запаслар бетә барып, яңа урыннарны ачу өчен акча бүленмәгәнлектән, киләчәктә Россия нефть базарында үзенең лидерлыгын югалтачак. Американың технологик санкцияләре шуңа төбәп кертелде дә инде”, – ди ул.
Федераль бюджетка акча нигездә нефть һәм газ сатудан кергәнен истә тотсаң, киләчәгебез шактый шомлы күренә әле монда.
 
http://www.tatyash.ru

Комментарийлар