Нәбирә Гыйматдинова өр-яңа әсәрен тәмамлаган
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова шушы көннәрдә генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аның “Бүре каны”, “Сихерче”, “Бер тамчы ярату” кебек әсәрләре спектакль итеп куелды. “Шәхсән үзем “Ут...
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова шушы көннәрдә генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Аның “Бүре каны”, “Сихерче”, “Бер тамчы ярату” кебек әсәрләре спектакль итеп куелды. “Шәхсән үзем “Ут күбәләге”н сәхнәләштерер идем. Шәп булыр иде ул! Миңа темасы белән якын – урманчы хатын турында. Бүген урманчы хатын турында берәр әсәр бармы? – Юк. Сугыш елларында безнең Карасу авылында Настя дигән урманчы хатын була. Әсәремдә аның язмышы сурәтләнә. Ире сугышка киткәч, аны урманда калдыралар. Ул елларда урман кешенең яшәү чыганагы булган бит. Менә шул батыр хатын урманны саклый”, - ди Нәбирә Гыйматдинова.
Ул әле яңа гына 160 битле “Соңгы чырак” әсәрен язып тәмамлаган. “Алты ай яздым, чөнки өйрәнәсе тема бар иде. Анда мәҗүсиләр гаиләсендә тәрбияләнгән Үлмәс дигән бер яшь кыз баланың язмышы сурәтләнә. Бу булган хәл. Мәҗүсиләр гаиләсендә алты бала туа, әмма һәркайсы зәгыйфь булып үлә. Чираттагы бала туганнан соң, бер имче карчык “Бу балаңны тәрәзәдән миңа сат, шундый йола үткәрик, шуннан соң исән калыр,” ди. Үлмәс дигән кыз чыннан да исән кала. Бер мөгаллим татар егетенә гашыйк булып, аңа ияреп Татарстанга кайта. Дин тыелган иң авыр елларда үз исемен Гамбәр дип үзгәртә, ислам кануннары буенча яши башлый, бик күп каршылыкларга очрый”, - дип бәян итә Нәбирә Гыйматдинова.
Язучы әсәрне язганда башисемне алдан уйлап куюын әйтте. “Миңа Аяз абый да беренче исем булырга тиеш дия иде. Әсәрнең исеме тартып торырга тиеш дип өйрәтте, шул һаман колагымда тора. Нинди исем кушыйм икән дип аптырап утырган юк. Мин үзем кешене кабатламаска тырышам, ә менә минем “Парлы ялгыз”ны алдылар, аны башкалар да кулланды”, - ди язучы.

Комментарийлар