

Ташлама Казахстанның Scat авиакомпаниясе тарафыннан ясала. Бу хакта AVT компаниясенең директоры Азамат Сабиров "Твиттер" социаль челтәре аша хәбәр иткән. Хәзерге вакытта әлеге авиакомпаниянең Казаннан Астанага (Усть-Каменогорскида күчеп утырып) билет бәясе "эконом" класс өчен 18,6 мең сум чамасы тора.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Эсперанто урамы 2015 елның җәендә Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде. Әлеге урамда яшәүчеләр өчен 7 февральдә УНИКС һәм Казахстанның "Астана" командалары арасындагы баскетбол матчына керү дә бушка оештырылган иде.
Комментарийлар