Логотип «Мәйдан» журналы

Наил Мәһдиев чаллылыларны Җиңү көне белән котлады

Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре,Бөек Ватан сугышы ветераннары,хөрмәтле чаллылылар,сезне Россия Федерациясенең төп дәүләт бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйм!9 май – Ватаныбыз тарихында изге дат...

Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре,Бөек Ватан сугышы ветераннары,
хөрмәтле чаллылылар,
сезне Россия Федерациясенең төп дәүләт бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйм!
9 май – Ватаныбыз тарихында изге дата. Бу – Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен сарыф иткән геройларны искә алу көне һәм миллионлаган кеше язмышларын, йөзләгән шәһәр һәм авылларны, мәдәният һәм архитектура һәйкәлләрен юкка чыгарган явыз дошманны җиңгән көн. Фашизм ХХ гасырның бөек фаҗигасенең төп сәбәпчесе булды, ул бүгенге көнгә кадәр бөтен кешелек вәкилләренең йөрәкләрен сыкрата.
Россия Икенче бөтендөнья сугышының төп авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, дөнья өстеннән хакимлеккә омтылучы нацизмга каршы чыккан. Бу фаҗига безнең илдәге бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Миллионлаган россиялеләрнең якыннарының портретлары белән бергә Үлемсез полк сафына басуы – шуның ачык дәлиле булып тора.
Яр Чаллы халкы Бөек Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән. Фронтка 14 меңнән артык кеше киткән. Батырлыклары өчен 11 Яр Чаллы кешесе «Советлар Союзы Герое» дигән югары исемгә лаек булган. Биш мең Ватанны саклаучы сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайтмаган.
Тыл хезмәтчәннәре илебез өчен авыр сынаулар елларында моңарчы күрелмәгән чыдамлык күрсәткәннәр. Алар фронтны сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итеп торганнар. Фронт һәм тылның бердәмлеге фашизмны тар-мар итүдә иң мөһим шартларның берсе була.
Бөек Ватан сугышында Җиңү бик кыйммәткә төште. Бу – үзләрен кызганмыйча, алдынгы рәтләрдә сугышкан, партизан отрядларында көрәшкән, дошман тылында яшерен эш алып барган, тәүлек буе завод цехларыннан чыкмаган һәм басуларда башларын күтәрмичә эшләгән миллионлаган кешеләрнең батырлыгы нәтиҗәсе.
Бүген, Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үткәндә, без 1945 елның маена кадәр һәлак булган кешеләрнең якты хәтере алдында баш иябез. Алар турындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак һәм буыннан-буынга тапшырылачак.
Безнең ветераннарыбызга Бөек Җиңү өчен, ирекле илдә яшәү, эшләү һәм уку мөмкинлеге өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
Без – җиңүчеләр варислары – Россияне намус белән сакларга тиеш! Ватаныбызны фашистлардан саклаган әти-бабаларыбызның өметләрен аклау өчен без барысын да эшләячәкбез!
Бәйрәм белән сезне, кадерле чаллылылар, Бөек Җиңү көне белән!

 Н. Г. Мәһдиев,


 Яр Чаллы шәһәре



 

Комментарийлар