Логотип «Мәйдан» журналы

Начар ишетүчеләр өчен Татарстандагы беренче музей видеогидын Кремльдә тәкъдим итәләр

4 декабрьдә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмә залында начар ишетүчеләр өчен Татарстандагы беренче музей программасын - “Казан Кремле буйлап видгид”...

4 декабрьдә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмә залында начар ишетүчеләр өчен Татарстандагы беренче музей программасын - “Казан Кремле буйлап видгид”ны тәкъдим итү була.


 


Ул Казан Кремле тарихы һәм объектлары турындагы 19 видеороликтан тора. Мәгълүмат анда ишарә теле белән бирелә. Видеогид субтитрлар белән эшләнгән.
Проект ICL компанияләр группасы һәм “Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” инвалидлар оешмасының республика бүлекчәсе ярдәмендә тормышка ашырылган.
Презентация программасында П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенең начар ишетүче студентларының фокус-группасы катнаша. Алар Казан Кремле буйлап видеогидны сынап караячак.
 
Фото: 36.rodina.news

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/03/176355/

Комментарийлар