Логотип «Мәйдан» журналы

Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турниры турында китап чыгарырга уйлыйлар

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры турында киләсе елда китап чыгарырга уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә газет...

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры турында киләсе елда китап чыгарырга уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә газетаның баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин хәбәр итте.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры быел 59нчы тапкыр уздырыла.
«Киләсе елга әлеге бәйгенең алтмышынчысы узачак. Китап чыгару планда бар. Ул гадәти генә китап түгел. Бераз гына заманча элементлар кертеп, юбилейга лаеклы һәм безнең тарихыбыз сакланып калырлык матур бер басма булсын дип тырышачакбыз», — дип сөйләде журналист Илнар Хөснуллин.

18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры узачак. Ярышта 400ләп көрәшче катнашуы көтелә.
200 сумга билет алып кергән очракта тамашачылар арасында көнкүреш җиһазларын лотереяда уйнатачаклар.
 

Автор: Энҗе Габдуллина


Фото: Солтан Исхаков



Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sport/16-03-2022/musa-lil-ist-legen-uzdyryluchy-k-r-sh-turniry-turynda-kitap-chygaryrga-uylyylar-5851471

Комментарийлар