Мохтаҗ студентлар «Транспорт гранты»н беренче чиратта алачак
Татарстанның мохтаҗ студентлары беренче чиратта «транспорт грантын» оту һәм җәмәгать транспортында йөрү бәясен каплау мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урын...
Татарстанның мохтаҗ студентлары беренче чиратта «транспорт грантын» оту һәм җәмәгать транспортында йөрү бәясен каплау мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Агымдагы елның транспорт грантының үзенчәлеге шунда: ул, беренче чиратта, гаиләдә җан башына уртача керем 20 мең сумнан ким булган мохтаҗ студентларга тотылачак. Моннан тыш, грантны югары уку йорты тормышында актив катнашучы һәм академик бурычы булмаган студентлар да ала алачак», - дип аңлатты Сөләйманов.
Студентлар агымдагы елда ук үзгәрешләр сизәчәк, чөнки «Транспорт гранты» проектын финанслауны бер елга 60 млн сумга кадәр арттыру карары кабул ителгән. Ә Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карары килештерүгә җибәрелгән.
Хәзер техник ягы турында фикер алышалар. Әйтик, проектка югары уку йортлары һәм урта һөнәри уку йортларын ничек җәлеп итү һәм гаиләдә табыш дәрәҗәсен нинди документ раслаячагы турында сүз бара.

Комментарийлар