Логотип «Мәйдан» журналы

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Мәрҗанине «сәхнәләштерделәр»

4 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе күренекле галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап “Мәрҗани укулары” үткәрде, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте....

4 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе күренекле галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап “Мәрҗани укулары” үткәрде, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
3_7 Фото: http://dumrt.ru
Әлеге чара барышында шәкертләр Мәрҗани тормышыннан алып сәхнәләштерелгән эпизодлар күрсәтелде, Мәрҗанигә багышланган шигырьләр сөйләнде, танылган татар галименең хезмәтләре белән танышу өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук танылган хәзрәтләрнең вәгазь һәм үгет-нәсыйхәт чыгышлары ясалды.
2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының бертавыштан хуплавы белән Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында күпсанлы чаралар оештырылачак. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узачак Мәрҗани укулары дини уку йортлары шәкертләренең актив катнашуы белән аерылып торды.
5_116
4_132
 

Комментарийлар