Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслимәләр аулак өйгә җыела

15 февральдә Казанда “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе оештырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.Анда Татарстан һәм Кырым милли киемнәре буенча...

15 февральдә Казанда “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе оештырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
screenshot_20180214_111136_1
Анда Татарстан һәм Кырым милли киемнәре буенча тарихчылар, танылган дизайнерлар, шул исәптән Нурия Зарипова (Nuriya UMAI) һәм Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам хокукы мөгаллиме Зәйнәб Баирова катнашачак. Кызларга татар һәм кырым татарлары халыкларында милли костюмнарны кию традицияләре һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, милли костюм үрнәкләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук хиҗабның милли элементлар белән туры килүе турында мастер-класс үткәрәчәкләр.
Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында узачак (Габдулла Тукай ур., 38). Башлана 17.30 сәгатьтә.
Язылу өчен телефон: 89270333142 (What’s App).
 

Комментарийлар